«Cәламәтлек буенча китаплар»: мәгълүмат көне (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә «Китапханә һәм сәламәтлек» программасы кысаларында «Cәламәтлек буенча китаплар» дигән мәгълүмат көне үтте. Очрашуга кунак буларак скандинавия йөреше буенча клубка йөрүче өлкән буын вәкилләре килде. 

книга
IMG_20220205_152729
IMG_20220205_152715
IMG_20220205_152736

Китапханә хезмәткәрләре алар өчен китапханә буйлап экскурсия уздырды. Өлкәннәр абонементында кунакларны сәламәт яшәү рәвеше темасына китаплар белән таныштырдылар. Чара азагында пенсионерлар «СССРда эшләнгән» чарасында катнашты, анда яшьлекләре дөньясына кереп чумды, шул чор модасын, көнкүреш-тормыш әйберләрен, шигырьләр, җырларны искә төшерде. Алия Габдуллина тамашачылар өчен узган гасырның 50-60 нчы еллар җырларын башкарды. Барысы да аңа кушылып җырлады, һәм шулай ук яраткан совет шагыйрьләренең шигырьләрен укыды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: